Центральная библиотека

«Пусть каждый день вам ярко светит солнце»

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Усай авыл китапханәчесе Шәмсемөхәммәтова К.А. Усай авылында яшәүче Прозоров Владиславта кунакта булды. Китапханәче аңа күчтәнәчләр, китап һәм журналлар алып барды. Владислав бик зирәк, тырыш малай, 4-5 билгеләренә генә укый. Ул табигать турында китаплар укырга һәм аралашырга бик ярата.
Китапханәдә «Пусть каждый день вам ярко светит солнце» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшли. Күргәзмәдә сәламәтлекләре чикле кешеләргә багышланган китаплар урын алган.