Центральная библиотека

"Каз өмәсе - авыл бизәге"

3 декабрь көнне Бикбау авылы Нуруллиннар гаиләсендә,татар халкының бик матур йола бәйрәме - Каз өмәсе үткәрелде. "Каз өмәсе - авыл бизәге" исемле күргәзмә куелды. Китапханәче өмәчеләргә "Йорт кошлары үрчетегез" дип аталган әңгәмә үткәрде. Өмәчеләр каз үрчетү турында гапләшеп, җырлый-җырлый эшләделәр. Казларны чистартып бетереп Ык суында юып кайткач, хуҗабикәнең пешергән каз тәбикмәкләре, тәмле ризыклары белән сыйландылар.