Центральная библиотека

"Әфганстан - йөрәк ярам"

1 декабрьдә Кадрәк авыл җирлегендә әфганчылар очрашуы уздырылды. Бакыйлыкка күчкән Ганиев Хәлил һәм Гарнышев Геннадийга хәтер тактасы куелды. "Чәчәк аткан яшьлек елларыбыз, Әфган сугышында үттеләр" исемле кичә Кадрәк мәдәният йортында дәвам итте. Авыл китапханәчесе "Әфганстан - йөрәк ярам" дигән күргәзмә төзеде. Күргәзмәгә әфганчылар турында китаплар, журналларда басылган мәкаләләр куелды. "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", "Әфганстан - йөрәк ярам" дигән фотоальбомнар, әфганчы Гарнышев Геннадийга багышланган истәлек альбомнары ясалды. Күргәзмә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Мәдәният йортында узган очрашу моңсу да, истә калырлык та булды.