Центральная библиотека

"Әниләр - яктылык чыганагы"

26.11. 2019 көнне Әтрәкле китапханәсендә аналар көне уңаеннан, чара үткәрелде. "Әниләр - яктылык чыганагы" исемле китап кургәзмәсе тәкьдим ителде. Анда балалары хакына төрле язмышларга, төрле авырлыкларга тузгән, матур итеп балаларын тәрбияләгән әниләр турында китаплар куелды. Әниләребез тәмле итеп сыйлый да беләләр, бик матур итеп кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Кызыклы уеннар да, әдәби викторина да уйнатылды. Бәйрәмебез чәй өстәлендә дәвам итте