Центральная библиотека

"Йөрәк җылыбыз-аналарга"

26 ноябрь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәләре һәм китапханәче катнашында "Йөрәк җылыбыз-аналарга" дип аталган кичә уздырылды. Бәйрәмгә бюджет системасында эшләп чыккан һәм хәзерге көндә эшләп йөрүче аналар чакырылды. Бәйрәм кичәсендә җылы котлаулар әйтелде, җыр-биюләр, төрле кызыклы уеннар белән гөрләп узды. "Оҗмах-аналарның аяк астында" дип аталган күргәзмә белән таныштырып үтелде.