Центральная библиотека

“Тормышыбызның яме Сез, газиз әнкәйләр!”

Әниләр көне уңаеннан Аю авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Тормышыбызның яме Сез, газиз әнкәйләр!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.
Бәйрәм кичәсе җырлар һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Әниләргә багышланган, алар яратып башкара торган борынгы татар җырлары яңгырады. Кичәгә мәктәп укучылары әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәргә килделәр. Алар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Гамил Афзалның “Әсмабикә, җаным, ахирәт” шигыре буенча шаян скетч күрсәтелде. Равилә Ялалова ана хакы, әниләрне хөрмәтләү турында сөйләп узды. Зөләйха Бәйрамова, Зөлфидә Набиуллина, Нәзифә Гильманова, Гамилә Сагдатуллина, баянчыбыз Ильдар Хантимеров чыгышлары кичәбезне тагын да ямьләндерде.
Әниләребез бәйрәмгә милли ашлар пешереп алып килде, табын артында бергәләп чәй эчтек, истәлеккә фотога төштек.