Центральная библиотека

"Ягез әле, Әниләр!"

23 нче ноябрь көнне, Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында "Ягез әле, Әниләр!" дигән бәйгене бергәләп уздырдык. Хөрмәтле әниләребез "Кояш" һәм "Елмай" командаларына бүленеп үзара көч сынаштылар. Кичә кызыклы ярышлар, мавыктыргыч конкурслар, Әниләргә багышланган җырлар белән бергә үрелеп барды. Жюри рәисе Резедә Фәридовна, һәр әнигә зур рәхмәтләрен әйтеп төрле номинациядә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, залда утырган барлык әниләрне дә котлады. Кичә залдагы барлык тамашачылар катнашында күмәк биюләр белән тәмамланды.