Центральная библиотека

"Рәхмәтлебез әнкәйләргә"

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәребезнең берсе-Әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел бөтен җәмгыять аналар канаты астында. 23 нче ноябрьдә Рус.Мөшеге авыл клубында Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе белән берлектә "Бәхет-әниләр кочагында, исемле бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмдә катнашучылар "Рәхмәтлебез әнкәйләргә" дигән китап күргззмәсе белән таныштылар. Әниләргә багышлап язылган шигырьләр укылды, җырлар җырланды, китаплар тәкьдим ителде.