Центральная библиотека

"Кем эзли, шул һәрвакыт таба"

22 нче ноябрь-Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе Тат.Мөшеге урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары янында булды. Китапханәче сүзлекләрнең нинди максаттан чыгып кулланылуы һәм аларның төрләре турында сөйләде. Укучылар "Кем эзли, шул һәрвакыт таба" исемле викторинада теләп катнаштылар. Мондый китап басмаларының булуы укучыларда зур кызыксыну уятты. Китаплар белән якыннан таныштылар, кулларына китаплар бирелде.