Центральная библиотека

"Җырлыйк әле"

Җыр кешенең балачагыннан ук аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата, йомшак күңелле, ярдәмчел була. Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә татар халык җырлары яратучылар белән берлектә "Җырлыйк әле" уены үткәрелде. Җыр-моң сөючеләр рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп киттеләр. Уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебез чәй өстәле янында тәмамланды.