Центральная библиотека

Мәулид кичәсе

20.11.2019 көнне Әтрәкле Мәдәният йортында бик куркәм бәйрәм - Олуг пәйгамбәребезнең туган көне - Мәулид кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә Минзәләдән бик мәртәбәле кунаклар чакырылды. Авылдашларыбыз һәм кунакларыбыз бик матур итеп мөнәҗәтләр башкардылар. Районның имам-мөхтәсибе Рәзил хәзрәт чыгыш ясады. Лениза апа Габбасовна тирән эчтәлекле куп мөнәҗәтләр башкарды.Абыстаебыз Роза апа чыгышын дини викторина белән дәвам итте. Районның мөслимәләр берлеген җитәкләүче Роза Котдусовна дингә якынаю турында сөйләде, район буенча эшләнгән дини эшләр белән таныштырды. Бәйрәмебез мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.