Центральная библиотека

"Рәсемнәрдә халкым бизәге"

15 ноябрьдә Кадрәк мәдәният йортында рәссам И.Зариповның 80 еллыгына багышлап "Рәсемнәрдә халкым бизәге" дигән искә алу кичәсе узды. Шул исемдәге күргәзмә төзелде. Мәдәният йорты директоры Сафиуллина Ф. тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Китапханәче Гарнышева А. рәсемнәре куелган китаплар белән таныштырды.Р. Вәлиевның "Җанга уелган уйлар" китабында басылган И.Закиров белән әңгәмәсе тәкъдим ителде. Рәсем бәйгесенә йомгак ясалды .