Центральная библиотека

"Бер курешу бер гомер"

14 ноябрь көнне Хуҗәмәт китапханәсе, мәдәният йорты, "Ханым серләре" клубы белән берлектә курше Тукай районы Сәет авылына очрашуга бардык. "Бер курешу бер гомер" дип аталган бу очрашудан яхшы тәэсирләр белән кайттык,. Анда баргач тәҗрибәләр белән уртаклаштык. Узебезнен "Ханым серләре" клубы эшчәнлеге белән таныштырдык. Алып барган кул эшләреннән һәм узебезнен авылдан чыккан шагыйрьләребезнең шигырь китапларыннан кургәзмә ясадык. Бәйрәм җыр һәм шигырьләр белән урелеп барды. Хуҗалар да узебез дә җылы эчтәлекле очрашудан канәгать калдык