Центральная библиотека

"Поисковая тропа"

Бүген Югары Тәкермән авыл китапханәсе һәм Габделхай Сабитов исемендәге мәктәп коллективы бергәләп Казан Енергитика Университетының "Поисковая тропа" экспедициясендә катнашучы, безнең якын дустыбыз Максим Уткин белән очрашу үтте.
Максим Чаллы егете. Ул 4 курс студенты. 1 курстан бирле Ленинград өлкәсенә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларыбызны эзләү отрядында эшли. Казулар вакытында тапкан экспонатлары музейга тапшыра һәм ел саен экспедиция турында укучыларга сөйли. Укучылар аның лекцияләреннән бик күп файда алалар.