Центральная библиотека

"Төсләр яктысы"

13.11.2019 көнне Әтрәкле китапханәсендә татарның куренекле шәхесе, картиналары бик күп музейларда һәм коллекцияләрдә сакланучы рәссам Зарипов Ильдар Касыйм улының туган көне уңаеннан, "Төсләр яктысы" исемле китап кургәзмәсе куелды һәм китапханәгә килгән кече яшьтәге укучыларга һәм зурларга тәкьдим ителде. Танылган рәссамның картиналары һәм иҗаты турында китаплар шактый. Икенче танылган шәхесебез Разил Валиевның "Җанга уелган исемнәр" китабы буенча, Илдар Зарипов турында байтак мәгьлумат җиткерелде.