Центральная библиотека

"Илебез көче-бердәмлектә"

4-5 ноябрь көннәрендә Бикбау авылы китапханәсендә Халыкара бердәмлек көненә карата "Илебез көче-бердәмлектә" дип аталган күргәзмә ясалды һәм чара узды. Бу чарада - Халыклар берләмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте, илебезнең тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләнде.
Конституция көненә карата "Татарстан - минем Республикам" дип аталган күргәзмә куелды. Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа мәхәббәтле булырга кирәклеге турында китапханәче аңлатып үтте. Балалар дәүләт символларын һәм бердәмлеккә карата рәсемнәр ясадылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Катнашты 5 укучы, 2 зур.