Центральная библиотека

"Мин яратам сине, Татарстан"

5 ноябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Чишмә" лагерында ял итүче балалар белән Татарстан Республикасының Конституциясе көненә багышланган "Мин яратам сине, Татарстан" исемле квест-уен үткәрде.
Балаларга маршрут кәгазе бирелде һәм алар "Пазллар", "Кроссворд", "Блиц сораулар", "Тәмлетамаклар" дигән станцияләр буйлап хәрәкәт иттеләр.
Татарстан картасын җыйдылар пазллардан, Казанга багышланган кроссворд чиштеләр.
Нәрсә ул Конституция, Татарстанның символлары кебек сорауларга җавап бирделәр.
Повар Зөлфия апалары татар халык ашлары турында сораулар бирде.
Китап күргәзмәсе оештырылды.