Центральная библиотека

"Халыклар дуслыгы -тынычлык нигезе"

4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Шушы уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Халыклар дуслыгы -тынычлык нигезе" дип исемләнгән мәгълүмати - танып белү сәгате уздырды. Чара ахырында укучылар үзләре белән төрле халык әкиятләре тупланган китапларны яздырып алдылар.