Центральная библиотека

"Әкиятләр сукмагында"

Көзге каникуллар дәвам итә. 5 ноябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә әкиятләргә багышланган квест-уен оештырылды. "Әкиятләр сукмагында" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Балалар белән "Табышмаклар", "Җитезләр", "Ишек алды", "Әкияттә кунакта" тукталышларында булдык. Әкиятләргә багышланган биремнәрдә балалар бик теләп катнаштылар. Сихри дә, тылсымлы да, мавыктыргыч та булган әкият дөньясына сәяхәт барсына да охшады. Соңгы тукталышта балаларны тәмле күчтәнәчләр каршы алды.