"Минем кече Ватаным"
31.10.2019 көнне Әтрәкле авыл китапханәсе "Балкыш" балалар клубы белән патриотик тәрбия максатыннан, "Минем кече Ватаным" исемле чара үткәрде. Минзәлә районы һәм Әтрәкле авылы турында китаплардан, газета- журнал материалларын кулланып, күргәзмә тәкъдим ителде. Викторина сорауларына җавапларны, балалар күргәзмәдәге китаплардан таптылар. Каникулга чыккан балалар, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар.