Центральная библиотека

«Сәясәт корбаннары онытылмаска тиеш»

Репрессия корбаннары кемнәр сон алар. Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүгә дучар ителгән, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргенгә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган. Китапханә фондларыннан алынган күп санлы материаллар шул давыллы еллар турында сөйли. 30 нчы октябрь-сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә «Сәясәт корбаннары онытылмаска тиеш» исемле китап күргәзмәсе булдырылды. Куренекле татар әдипләре арасында да бу фаҗигале язмыш корбаннары бик күп. Китап укучылар алар белән күргәзмә аша якыннан таныштылар. Бу темага әсәрләр иҗат ителеп тора. Шуларның берсе Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре. Китап укучыларга әсәр тәкьдим ителде.