Центральная библиотека

"Сәламәтлек - зур байлык"

Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, ә иң зур бәхет - саулык. Дәвек авыл китапханәсендә "Сәламәтлек - зур байлык" дигән исем астында әңгәмә уздырылды. Авылыбыз фельдшеры Маулина Фәридә Өлфәт кызы инсульт, инфаркт чирләре, аларны булдырмый калу, грипптан ничек саклану чаралары, диспансеризациянең мөһимлеге белән беррәттән халык ысулларын ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләде.