Центральная библиотека

"Үкенечле ачы сагыш уята торган язмыш"

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Шул уңайдан бүген 30 октябрь Бикбау авылы китапханәсендә шул фаҗиганың корбаны булган авылдашыбыз Закиров Зөфәр абыйны искә алып үттек һәм репрессияләнгән татар әдипләре турында сөйләшүләр булып үтте. "Үкенечле ачы сагыш уята торган язмыш" дип аталган репрессияләнгән әдипләребезнең китаплары күргәзмәсе куелды.