Центральная библиотека

"Фаҗигале язмышлар"

30 октябрь - репрессиягә эләккән сәяси тоткыннарны хәтергә алу көне. Әтрәкле китапханәсендә "Фаҗигале язмышлар" исемле китап күргәмәсе ясалды һәм укучыларга тәкьдим ителә. Тарихның катлаулы чорына эләккән бик күп мәгърифәтле, намуслы, белемле, алдынгы карашлы шәхесләр турында материаллар китапханә фондында шактый.Дөреслек җилләре исеп,акланган бу шәхесләр, "кара тамга"лы булсалар да, үз юнәлешләрен дәвам иткәннәр, дөреслектән тайпылмаганнар. Бик күп татар язучылары шушы исемлеккә кергәннәр. Безнең тирә-як авылларда да бу фаҗиганең корбаннары шактый булган. 
"Балкыш" балалар клубына йөрүчеләр белән әңгәмә үткәрелде.