Центральная библиотека

Очрашу

Бер - беребезгә изге гамәлләр, яхшы эшләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбыздан һич тә читләшмәсен иде. Игелек дигән төшенчә эштә генә түгел, ул безнең уебызда да,күңелебездә дә яшәргә тиеш. Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә якташ язучыбыз Салисә апа Гәрәева янына картлар йортына барды. Безнең очрашуны Салисә апа бик җылы кабул итте. Күрешү китап уку-файда белән вакыт уздыру темасына кагылышлы булды. Безнең сөйләшү алып килгән күчтәнәчләр белән чәй өстәле янында дәвам итте. Шагыйрәбез без килгәнгә бик нык сөенеп, тагы очрашулар көтеп калды.