Центральная библиотека

«Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны»

28 нче октябрь көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәчесе «Тамчыкай» балалар бакчасында булды. Балалар белән «Китаплар бездә кунакта» исемле әңгәмә үткәрелде. Нинди генә компьютерлар уйлап табылмасын, китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак. Шуна күрә балалар яшьтән ук китап белән дуслашырга, аңа хөрмәт белән карарга тиешләр. Шушы максаттан чыгып кечкенәләр китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштек, әкиятләр укыдык. «Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» дигән китап күргәзмәсе эшләде.