Центральная библиотека

"Атылганнар һәм акланганнар"

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Наратлы Кичү авыл китапханәсендә "Атылганнар һәм акланганнар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм хәтер сәгате үтте.
Бу дата һәммә кешегә илебез тарихында фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, безнең авылдашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьлар аша узып, тоталитар система корбаннарына әверелгән. Китапханәче Латыйпова Г. сәяси репрессия корбаннарының "Хәтер китабы" белән таныштырды, авылдашларыбызның исемнәрен барлады. Күргәзмәгә куелган, шул давыллы елларны яктырткан әдәби китапларга кыскача күзәтү ясады.
Катнашты 12 кеше.