Центральная библиотека

"Шигьри мизгелләр"

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Шигьри мизгелләр" дип исемләнгән кичә үткәрде. Бәйрәмдә бүгенге көндә авылыбызда яшәп иҗат итүче һәм якын тирә авыллардан шигырь язучылар чакырылган иде.Кичәдә алар сүзләренә язылган бик матур жырлар яңгырады. Бәйрәмебез җыр-бию белән үрелеп барды.Фойеда аларның китапларыннан ясап куелган "Серле каләм ияләре..." дигән китап күргәзмәсе эшләде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.