Центральная библиотека

"Табигать безнең дустыбыз"

19 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе Җәмәк башлангыч сыйныф укучыларына "Табигать безнең дустыбыз" дигән экологик дәрес уздырды. Укучылар белән табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмә уздырылды. "Табигатькә сәяхәт" сериясенә кергән "Җил каян килә?", "Хайваннар дөньясы", "Кошлар" китапларына күзәтү ясалды. Соңыннан табигатькә багышланган бәйге уздырылды. Укучылар теләп катнаштылар.