Центральная библиотека

"Без көз турында укыйбыз"

17 октябрьдә Кадрәк авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Җәмәк "Салават күпере" балалар бакчасында булдылар. "Без көз турында укыйбыз" дип аталган иртә уздырылды. Шул исемдәге кургәзмә төзелде. Балалар көз көне нинди үзгәрешләр булганын санап үттеләр. "Нәрсә ул яшелчә һәм нәрсә ул җиләк- җимеш?" дигән сорауларга, табышмакларга дидактик карточкалар ярдәмендә җавап таптылар. "Шалкан" әкиятен сөйләделәр. Көз турында шигырьләр, хикәяләр белән таныштылар.