Центральная библиотека

"Гомере аның моңлы бер җыр иде"

16 .10 .2019 көнне Әтрәкле китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре катнашында, "Сердәш" клубы белән Сара Садыйкованың якты истәлеге хөрмәтенә, чара уткәрде. "Гомере аның моңлы бер җыр иде" дигән китап кургәзмәсе куелды. Купкырлы иҗат эшчәнлеге алып барган, опера сәнгатенең беренче карлыгачы, үзенчәлекле артистка, сандугачтай моңлы җырчы, сәләтле композиторның биографиясе һәм бик җиңел булмаган иҗат юлы белән таныштырылды. Чарада катнашучылар бик яратып, Сара апаның көенә язылган "Үз илемдә", "Әй ,язмыш, язмыш", "Уфа каласы ни өчен матур?", "Белегез шуны"," Җидегән чишмә" җырларын башкардылар. Тамашачы алдына матур калфагын киеп, йөзек кашы кебек балкып чыккан Сара апаның моңы картаймаган кебек, үзе дә картаюның ни икәнен белмәгән. Җитәкчелек тарафыннан илтифатсызлыкны куп курсә дә, халкының, мәхәббәтенә, рәхмәтенә коенып, үзенең яулаган биеклегендә һәрвакыт югарыда балкып торыр халкыбызныңсөекле кызы.