Центральная библиотека

"Мостай Кәрим - онытылмас шәхес"

14 октябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга карата поэзия сәгате үтте. Китапханәче М. Кәримнең безнең милли байлыгыбыз, шагыйрь - философ, халык шагыйренең бай иҗади мирасы, гаҗәеп саф һәм тыйнак кеше булуы турында сөйләде. Шагыйрь сүзләренә язылган "Язмышлардан узмышлар" җыры башкарылды, "Елгалар төнен сөйләшә", "Аерылу юк" шигырьләре яңгырады. "Мостай Кәрим - онытылмас шәхес" дип аталган күргәзмә куелды.