Центральная библиотека

"Минем китапханәдә иң борынгы китап"

"Минем китапханәдә иң борынгы китап" акциясендә Тауасты Байлар авыл китапханәсе дә бик теләп кушылды. Бу акциядә бик күп китап укучылар өйләрендә булган борынгы китаплар белән катнашты. Алар арасыннан иң борынгы китап белән Гыйльфанова Гөлшат апа җиңүче дип табылды. Аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, китапханәнең иң актив укучысы булуын теләп, район узәк китапханәсенең рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырдык.