Центральная библиотека

"Сезнең өчен яшим җан атып..."

8 октябрь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышлап "Сезнең өчен яшим җан атып..." исемле китап күргәзмәсе ясады, укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар, китапларын укырга алдылар.