Центральная библиотека

"Картлык һәркемгә килә"

Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан 8 октябрь көнне Бикбау авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәрне котлап бәйрәм кичәсе уздырылды. "Картлык һәркемгә килә" дигән күргәзмә куелды. Өлкәннәр җыр-биюләрдә, уеннарда катнаштылар, матур теләкләре теләделәр, бик күңелле ял итеп киттеләр.