Центральная библиотека

"Табигатькә җан өрә белүче шагыйрь"

7 октябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышлап "Табигатькә җан өрә белүче шагыйрь" исемле китап күргәзмәсе ясады, укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар, иҗаты турында презентация карадылар.