Центральная библиотека

"Бала җанлы шагыйрь"

8 октябрьдә Кадрәк "Ландыш" балалар бакчасында балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь бәйрәме уздырылды. "Бала җанлы шагыйрь" дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Кадрәк авыл китапханәчесе язучының иҗаты, китаплары белән таныштырды. "Иртән", "Йолдызлы тай", "Нәни кунаклар", "Кояшлы яңгыр" китапларындагы шигырьләре укылды.