Центральная библиотека

Табышмаклар кичәсе

Татар халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Алар балаларның зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. Шул унайдан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасында табышмаклар кичәсе үткәрде. Бүгенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене, иң зирәк укучыны ачыкладык. Ә соңыннан балалар зур кызыксыну белән, бик теләп татар халык әкиятен тынладылар.