Центральная библиотека

"Кыйбласы - балачак иле"

Бүген шагыйрь, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәргә 70 яшь тула.
Рәшит Бәшәрне белмәгән, аның тәүге сүзләреннән үк нәни күңелләрне әсир итүче әсәрләрен укымаган, тыңламаган кеше юктыр. Чөнки Саҗидә Сөләйманова әйткәнчә: "табигатькә җан өрә белә торган" әдипнең шигырьләре, хикәяләре, повестьлары дәреслекләрдә урын алган, күп еллар дәвамында нәшриятларыбыз чыгарган китапларда дөнья күргән. Үзәк китапханәдә әдипнең юбилеена багышланган "Кыйбласы - балачак иле" дип аталган китап күргәзмәсе ясалды.