Центральная библиотека

“Картлыкны да шатлык итик без!”

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, бүген Усай авыл китапханәсендә “Картлыкны да шатлык итик без!” исемле китап һәм журналлар күргәзмәсе куелды, аңа күзәтү оештырылды. “Картлык тормышта киртә түгел” исемле җырлы-уенлы кичә уздырылды. Кичәгә китапларны яратып укучы өлкәннәр килгән иде. Алар төрле уен һәм ярышларда катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.