Центральная библиотека

"Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз"

1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Дәвек авылы китапханәчесе Сахабутдинова Г. Х. 41 ел гомерен китапханәдә эшләүгә багышлаган Нәсмиева Тәнзилә апада кунакта булды. Тәнзилә апа рәхмәт сезгә бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен, без сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз. Тәнзилә апа үз чиратында барлык Өлкәннәрне, пенсиягә чыккан һәм бүгенге көндә дә хезмәт итүче коллегаларын бәйрәм белән тәбрик итә, "Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз" дигән теләктә кала.