Центральная библиотека

"Китабым-гомер юлдашым"

Урамда салкын көз хакимлек итә. Ә безнең китапханәбездә олы буын вәкилләре бер-берсенә үзләренең йөрәк җылысын, җырларын, шигырьләрен бүләк итәргә, күңел ачарга җыелдылар.
Бүгенге әдәби-музыкаль кичәбез Бөтендөнья өлкәннәр көненә багышланып "Китабым-гомер юлдашым" дип аталды.
Кичәбездә "Сибелә чәчәк" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова, шагыйрәләр Раушания Гыймаева-Титова һәм Нәкирә Лутфрахманова катнашып, үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. Һәр почмагыннан мәгърифәт нуры бөркелеп торган, үзенә генә хас җылылыгы белән якты, заманча җиһазландырылган китапханә халыкны китапка тартучы, әдәби әсәрләр белән кызыксындыручы, эстетик зәвык тәрбияләүче ветеран китапханәчеләребезне үзенә җыйды. Янәшәбездә яшәп иҗат итүче каләм әһелләрен белү, алар белән аралашу, әсәрләре белән танышу китап укучыларны әдә бият белән кызыксындыруда зур роль уйный. Бар гомерен балаларга,милли җанлы ул-кызлар тәрбияләүгә багышлаган Лениза ханым Якиеваны очрашуда катнашучылар зур кызыксыну белән тыңлады.
Йөрәктән чыккан җырлар, мәгънәле шигырьләр, берсеннән-берсе кызыклы истәлекләр белән аралашып барган кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.