Центральная библиотека

"Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба"

27 сентябрь көнне китапханәдә Дәвек башлангыч мәктәбе укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булды. "Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Китапларны балалар зур кызыксыну белән карадылар һәм өйләренә укырга алдылар, логик фикерләүгә нигезләнгән уеннар уйнадылар. Мәдәни көндәлекнең ни өчен кирәклеге аңлатылды, аның һәрбер битен ачып карап танышып чыктык,балаларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.