Центральная библиотека

Яңа газет-журналлар

Бик тиз үзгәрүчән бүгенге дөньяда вакыйгалар барышына иярүе авырлаша. Яңалыкларны үз вакытында ишетеп, танышып барырга теләүчеләр өчен, интернет челтәре генә түгел, көндәлек матбугат бик зур ярдәмче булып тора. Әтрәкле китапханәсендә яңа газет-журналларны тәкьдим итеп даими күргәзмә тора.
24.09.2019 көнне "Шәһри Казан", "Минзәлә" газеталары битләрендә урнашкан "Көзге бакчада", "Уены-чыны бергә", "Гөмбәләр күп алар, сайлый белсәң генә", "Килен белән каенена-шайтан кермәсен арага" исемле мәкаләләр белән танышу үткәрдек.