Центральная библиотека

Татар халык иҗаты

Татар халкының бетмәс төкәнмәс бай хәзинәсе бар. Ул татар халык авыз иҗаты. Бу жәүһәрләр әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Шул уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә татар халык иҗаты турында сөйләшү үткәрдек. Халкыбызның тарихына кагылышлы, йола-гадәтләре, мифологиясе турында фикер алыштык. Балалар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар.