Центральная библиотека

"Минем гаиләмдә Татарстан китап нәшриятының иң борынгы басмасы"

“Китаплар патшалыгы – Татарстан китап нәшриятына 100 ел”
22 июльдә Татарстан китап нәшрияты үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Китапханәләр элек- электән китап саклау, китапларны укучыларга җиткерү урыны булып санала. Минзәлә районында "Минем гаиләмдә Татарстан китап нәшриятының иң борынгы басмасы" акциясе игълан ителгән иде. Акция нәшриятның 100 еллыгына багышланган. Китапханәләрдә, бу уңайдан, тематик күргәзмәләр оештырыла. Әлеге күргәзмәләрдә бай әдәби мирасыбыз саклана.
Акциядә 31 китапханә дә актив катнашты. Әтрәкле, Иске Маҗын, Иске Матвеевка һәм Воровский бистәсендәге китапханәләрдә “Яраткан китап геройларын рәсемгә төшерәбез” дигән исем астында рәсем конкурслары эшләде. Районнан, шәһәрдән 7 семья актив катнашты: Нарат Кичүдән Галиева Рәсимәнең 1937 нче елда чыккан Мирхәйдәр Фәйзи китабы, Хуҗәмәт авылыннан Газизова Сафия, Минзәлә шәһәреннән Сәмерхановлар гаиләсе (Әдель белән Эльвина), шәһәрнең 1 нче мәктәбе укучылары Каротина Калерия (2 класс), Газетдинова Эльвира (5 класс), Вазетдинов Тимур (3 класс).
Бик зур рәхмәт безнең китап укучыларга.