Центральная библиотека

"Сəламəт яшим дисəң..."

Жəйге каникуллар тəмамланып килə. Балаларны яңа уку елы көтə.22 август көнне Югары Юшады авыл китапханəсендə "Сəламəт яшим дисəң..." исемендə китап күргəзмəсе оештырылды. Балалар спорт һəм физкультура турындагы китаплар белəн таныштылар. Соңыннан китапханə янында алар өчен төрле аттракционнар эшлəде, баллы ризыклар белəн сыйландылар. Вакытны бик күңелле үткəрдек.