Центральная библиотека

Юмор осталары

20 нче август көнне Яңа Мәлкән авылы Мәдәният йортында танылган язучылар һәм юмор осталары Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов һәм Ләбиб Лерон белән очрашу булды. Бергәләп рэтро җырлар җырланды, бүгенге сәясәт турында әңгәмә үткәрелде. Әдәбиятта үз урыннарын тапкан шәхесләр авылдашларыбызга бик күнелле мизгелләр бүләк иттеләр.