Центральная библиотека

Ләбиб Лерон

22.08.19 көнне Әтрәкле китапханәсендә балаларның яраткан авторы, шагыйрь, күренекле язучы, драматург, үзебезнең якташыбыз Ләбиб Лерон һәм аның иҗатташы, танылган юмор остасы, җырчы, автор башкаручы Алмаз Хамзин кунакта булдылар. Бергәләп бик күп рэтро җырлар җырланды, бүгенге сәясәт турында да әңгәмә үткәрелде, китаплардан өзекләр тәкьдим ителде. Әдәбиятта үз урыннарын тапкан билгеле шәхесләр килгән авылдашларыбызга бик күнелле мизгелләр бүләк иттеләр