Центральная библиотека

"Минем китапханәмдә Татарстан китап нәшрияты чыгарган иң элекеге китап"

Нәшриятның олы юбилее уңаеннан, үткәрелә торган "Минем китапханәмдә Татарстан китап нәшрияты чыгарган иң элекеге китап" акциясенә Әтрәкле китапханәсе дә кушылды. Балаларны шул китаплар белән таныштыру оештырылды. Өлкәнәеп баручы безнең буын китап укучыларының иң беренче китабы булып М. Хөсәеннең "Чебиләр" китабы бигрәк күңелгә якын истәлек. Иң "өлкән" китаплар булып 1948 елгы Сәрвәр Әдхәмованың "Дуслар" һәм Анатолий Русевның "Могила солдата" исемле китаплары иде.